На Программу временного трудоустройства несовершеннолетних граждан в возрасте от 14 до 18 лет в свободное от учебы время Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан в 2019 году выделило денежные средства в сумме 825000 рублей, что дает возможность материально поддержать 550 подростков.
Материальная выплата, оказываемая службой занятости в размере 1500 рублей (за полный отработанный месяц) – это хорошее дополнение к зарплате, которую дети заработают своим трудом.
Программа уже начала свою работу. Просим работодателей всех сфер деятельности активно сотрудничать с нашей службой по временному трудоустройству подростков. Необходимую информацию вы можете получить в ГКУ «ЦЗН г. Лениногорска» по номеру 5-83-51.
Балигъ булмаганнарны, ягъни 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәргеләрне укудан бушаган вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру программасы буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда 825000 сум күләмендә акчалата средстволар бүлеп бирде, бу 550 яшүсмергә матди яктан ярдәм бирәчәк.
Мәшгульлек хезмәте тарафыннан түләнә торган матди ярдәмнең күләме – 1 айга 1 мең 500 сум тәшкил итә. Балалар үз хезмәте белән эшләп ала торган хезмәт хакына бик зур ярдәм бу.
Программа үз эшен башлады. Барлык төр өлкәнең эш бирүчеләрен безнең мәшгульлек хезмәте белән яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча актив хезмәттәшлек алып барырга чакырабыз.
Тулырак мәгълүматны Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә алырга мөмкин.
Телефон: 5-83-51