Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
11.07.2019 г.

Новый раздел на портале «Работа в России»

ГКУ «ЦЗН г. Лениногорска» информирует о том, что с целью содействия занятости граждан старшего возраста Роструд запустил специализированный раздел «Опытные кадры» на портале «Работа в России». Он предназначен для помощи в трудоустройстве граждан предпенсионного и пенсионного возраста, желающих найти работу. Резюме данных соискателей, а также тех, чей трудовой стаж превысил 30 лет, помечаются специальным отличительным знаком. Если такие резюме соответствуют поисковому запросу работодателя, то они будут показаны ему в первую очередь. Ряд предприятий уже указали, что особо заинтересованы в соискателях с большим опытом работы и поставили отметку «Опытные кадры» при размещении своих вакансий.

Новый раздел на портале «Работа в России»

Өлкән яшьтәге гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итү

Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге, өлкән яшьтәге гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итү максатыннан, Роструд “Работа в России“ порталында "Опытные кадры" дип аталучы махсус бүлек булдыруын хәбәр итә. Әлеге бүлек эш табарга теләге булган пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга эшкә урнашырга булышу өчен булдырылган. Әлеге эш эзләүчеләрнең һәм 30 елдан артык хезмәт стажы булганнарның резюмелары аерым махсус билге белән тамгалана. Андый резюмелар эш бирүченең таләпләренә туры килсә, алар эш бирүчегә иң беренче чиратта күренә. Кайбер предприятиеләр вакансияләр урнаштырганда, эш тәҗрибәсе зур булган хезмәткәрләр эзләвен күрсәтеп, "Опытные кадры" тамгасын куйдылар инде.

Өлкән яшьтәге гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итү
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa