Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
23.04.2019 г.

Европейская неделя иммунизации (ЕНИ – 2019): «Защитимся вместе: вакцины работают!»

В период с 24 по 30 апреля 2019 года будет проводиться Европейская неделя иммунизации (далее - ЕНИ).

Цель ежегодной ЕНИ – привлечение внимания и повышение осведомленности населения о значении иммунопрофилактики для здоровья и благополучия людей.

Для обеспечения эпидемического благополучия населения уровень охвата населения плановой иммунизацией должен составлять не менее 95 %.

Иммунизация является универсальным методом и дает шанс для детей войти здоровыми в жизнь. Следует помнить, что иммунизация ежегодно позволяет предотвратить от 2-х до 3-х миллионов случаев смерти от дифтерии, столбняка, коклюша, кори, паротита, краснухи.

Право на защиту от болезней, которые можно предотвратить – это право каждого человека. Профилактические прививки осуществляются в рамках Национального календаря прививок, который предусматривает обязательную вакцинацию против 12 заболеваний: гепатита В, дифтерии, коклюша, кори, краснухи, полиомиелита, столбняка, эпидемического паротита, гемофильной инфекции, пневмококковой инфекции, туберкулеза и гриппа.

Путешествуя с детьми по всему миру и отказываясь от вакцинации, граждане становятся мишенью для возбудителей инфекционных заболеваний, которые могут привести к тяжелому заболеванию и инвалидизации.

Прививка включает все механизмы защиты, предохраняющие организм от болезнетворного действия микробов и вирусов, организм становится невосприимчивым к болезни, против которой привит.

Сегодня производство вакцин организовано на самом высоком уровне, что делает вакцины безопасными и эффективными.

Каждый человек у своего участкового врача должен уточнить, какие прививки необходимо сделать сейчас. Опытные медицинские работники расскажут Вам о значении вакцин, ответят на интересующие вопросы и после осмотра сделают необходимую прививку.

Своевременно проведенная вакцинация предупреждает развитие болезни и сохраняет наше здоровье!

Европейская неделя иммунизации – Ваш шанс защитить свою семью и себя уже сегодня! Примите активное участие в Европейской неделе иммунизации!

Европейская неделя иммунизации (ЕНИ – 2019): «Защитимся вместе: вакцины работают!»

Европа иммунизация атналыгы (ЕИА-2019): «Бергәләп сакланыйк: вакциналар эшләп килә!»

Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы (ЕНИ) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2019 елда 24-30 апрельдә уздырыла.

Төп максаты - халык, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.

Иммунизация - сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур казанышларның берсе. Йогышлы авыруларга каршы вакциналар куллану прививкалар ясалган инфекцияләрнең генә түгел, ә бәлки чәчәк авыруы һәм полиомиелит кебек куркыныч авыруларны да бетерергә мөмкинлек бирде. Кызамыкны бетерү бурычы куелды.

Кешеләрнең сәламәтлекләрен һәм тормышларын саклауда иммунизация мөһим һәм нәтиҗәле алым булып тора. Халыкны үзвакытында иммунизацияләү дөньяда төрле йогышлы инфекцияләрдән 2-3 миллион кешенең гомерен саклап калуда ярдәм итә.

Һәр кеше үзенең табибы белән киңәшләшеп, нинди прививкалар кирәклеген ачыкларга тиеш. Медицина хезмәткәрләре сезгә вакциналарның әһәмияте турында сөйләр, сорауларга җавап бирер.

Прививкаларның милли календаре - В гепатиты, дифтерия, коклюш (бума ютәл), кызамык, кызылча, полиомиелит, столбняк, туберкулез (БЦЖ), паротит (свинка: колак арты бизе шешү) кебек авырулардан мәҗбүри прививкалар исемлеге. Анда нинди вакцинаны ничә яшьтә ясарга икәнлеге күрсәтелә.

Исегездә тотыгыз! Йогышлы авыруларны соңыннан дәвалаганга караганда йоктырмау чарасын күрү җиңелрәк. Теләсә нинди прививка да авыруга караганда йөз тапкыр куркынычсызрак!

Европа иммунизация атналыгы (ЕИА-2019): «Бергәләп сакланыйк: вакциналар эшләп килә!»
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa