Эта памятная дата России, была установлена в соответствии c Федеральным законом Российской Федерации «О днях воинской славы (победных днях) России» от 6 июля 2005 года. Она напрямую связана с трагическими событиями в Беслане 1-3 сентября 2004 года.
Захват заложников в школе № 1 города Беслан (Северная Осетия) был совершён боевиками 1 сентября 2004 года. В течение трёх дней террористы удерживали в здании более 1100 человек, преимущественно детей, их родителей и сотрудников школы, в нечеловеческих условиях, отказывая заложникам даже в минимальных естественных надобностях. В итоге, большинство заложников были освобождены в ходе штурма, однако общий счёт потерь в результате теракта составил более 330 человек убитыми, из которых 186 были дети, и свыше 800 человек ранеными.
В день солидарности в борьбе с терроризмом, не только в Беслане, но и по всей стране вспоминают жертв террористических актов, а также сотрудников правоохранительных органов, погибших при выполнении служебного долга.
Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нчы елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул чакта, 2004 нче елның 1 нче сентябрендә, яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән кайгы- хәсрәт килүен сизмичә Белем көненә мәктәпкә җыелганнар иде. Җинаятьчеләр 1 нче мәктәпкә үтеп кереп укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1181 кешене бикләп асрыйлар.
Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч - 350-дән артык кешенең үлеме, бу исә шәһәр халкының 1 процентын тәшкил итә. Һәлак булучылар арасында тоткыннар гына түгел, тыныч яшәүче халык, хәрби хезмәткәрләр дә бар иде. Бу терактның аеруча фаҗигасе шунда ки, нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәлак булган. Үлүчеләрнең яртысы балигъ булмаган затлар, 800дән артык кеше яраланган.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, Бесланда гына түгел, бөтен ил буенча террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар.